Россия киносы көненә багышланган «Мультфильм белгечләре» викторинасы

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

25 августта Мунайка мәдәният йортында балалар өчен Россия киносы көненә багышланган «Мультфильм белгечләре» дигән викторина үткәрелде.

Чара барышында балалар мультфильмнар булдыру тарихы турында белделәр.

Мультфильмнарны карап, балалар кечкенәдән үк нәрсә яхшы һәм нәрсә начар булуын белә, комсызлык, хәйлә, явызлык кебек сыйфатларны гаеплиләр. Алар уңай мультгеройлар кебек яхшы, шәфкатьле, зирәк булырга тырышалар. Үзләре яраткан мультфиларны искә төшереп, балалар рәхәтләнеп «Мультфильм белгечләре» викторинасында катнаштылар.

Викторина сораулары төрле иде: тасвирлау буенча кайсы герой нинди әкияттән, теге яки бу предмет яки әйтелмә кайсы геройга кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International