Сәйтәктә Белем  көне

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

 

1 нче сентябрь  көнне Сәйтәк авылы клубында Белем көне уңаеннан “Беренче тапкыр- беренче класска” исемле күңел ачу кичәсе булды. Кичәдә авылыбызның төрле яшьтәге балалары  катнашты. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. балаларны яңа уку елы башлану белән тәбрик итеп, мавыктыргыч программа тәкъдим итте. Балалар  мәктәп фәннәре буенча белемнәрен сынадылар.Уен ярдәмендә мәктәптә үзләрен тоту кагыйдәләрен белделәр.  Бергәләшеп “Беренче тапкыр-беренче класска” исемле мультфильм карадылар. Мәктәптә укулар башлануга  үзләрененең кәефләренә туры килгән төсләрдән чәчәкләр җыйдылар. Авыл клубы беренче тапкыр укырга баручы балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Соңыннан авыл китапханәсе белән берлектә “Китапханә эрудиты” исемле викторина уздырдылар. Белем көне балалар өчен бик күңелле дә , мавыктыргыч һәм файдалы да  узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International