
С.Гассар исемендәге Мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Залда узган еллар саны - җан матурлыгы, тәҗрибә һәм зирәклек күрсәткече булган кешеләр җыелды. Яшь менделеевлылар кадерле әби-бабайларга шигырьләр укыдылар, вокаль һәм бию композицияләре бүләк иттеләр. Чарада катнашучыларны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева тәбрикләде. Ул өлкән буын кешеләренә Менделеевск үсешенә зур өлеш керткәннәре, тәҗрибә уртаклашырга омтылулары, актив эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде һәм озын гомер, сәламәтлек, игелек һәм иминлек теләде.
(1).jpg)
(1).jpg)
(1).jpg)
(1).jpg)
(1).jpg)
(1).jpg)
(1).jpg)