
29 нчы сентябрь көнне Тойгуҗа авылы мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара "Инсульт вакытында Беренче ярдәм" дигән чара үткәрде.
Инсульт – кинәт килеп чыга торган авыру ул. Ел саен ул “яшәрә» генә.
Инсульттан качарга мөмкин хәл түгел диярлек. Шуңа күрә туган, таныш яки чит кешегә медицина ярдәме күрсәтү өчен, югалып калмау һәм дөрес итеп кораллану яхшырак.
Фельдшер Кудрина Гөлсинә мондый ситуациядә конкрет тәкъдимнәр җыйды. Инсульт вакытында ничек дөрес итеп ярдәм итәргә кирәклеген, кичектергесез чараларның гомуми адым алгоритмы, төрле шартларда ярдәм күрсәтү үзенчәлекләре турында сөйләде. Чөнки инсульт вакытында тиз ярдәм күрсәтү һәм дөрес терапия кешегә гомерне саклап калу гына түгел, кичерелгән өянәкнең нәтиҗәләрен минимумга кадәр киметергә мөмкинлек бирә, бу киләчәктә аның тормышы сыйфатында чагылыш табачак.


