Халкыбызның үткәне һәм бүгенесе

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

1 нче октябрь көнне Сәйтәк авылы клубы мөдире  Гизатуллина Я.Г. Бәзәкә авылы “Ләйсән” балалар бакчасында  «Керәшен җорты” музей бүлмәсенең күчмә күргәзмәсен оештырды.Музей-  саклау, җыю, өйрәнү өчен әби — бабаларыбызның борынгы замандагы тормыш-көнкүрешен чагылдыручы экспонатлар «дөньясы» .”Халкыбызның үткәне һәм бүгенесе” дип аталаган танып-белү сәгатендә  “  Без кем? Әби-бабаларыбыз кем?  Алар авыр заманнарда ничек көн иткәннәр? Ни белэн шөгыльләнгәннәр? Безнең хәзерге тормыш шартлары нинди?”дигән сорауларга җавап эзләдек.  Боларнын барысына да жавапны музейлардан алырга була . Балаларга чагыштыру ярдәмендә әби-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешләре турында мәглүмәт бирелде. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, экспонатлар белән таныштылар. Чыннанда ,тарихыбызга кагылышлы бер генә әйберне, бер генә бизәкне дә онытырга һәм югалтырга хакыбыз юк безнең. Болар – безнең әби-бабаларыбызның үзләреннән соң килгән буыннарга, безгә генә түгел, балаларыбызга һәм балаларыбызның балаларына да мирас итеп калдырган байлыгы.  Алар халкыбызның мирасын кадерләп саклау белән беррәттән,  балаларны   туган якның күркәм традицияләре үрнәгендә тәрбияләргә ярдәм итә.Өлкәннәр айлыгы кысаларныда уздырылган бу чара  олыларга хөрмәт ихтирам тәрбияләү максатыннан уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International