Тихоново авыл китапханәсендә М.Ю. Лермонтовның тууына 205 ел тулуга багышланган «Лермонтов шигърияте сәгате» әдәби кичәсе үткәрелде.
Китапханәче Медведева Н.С. Лермонтовның биографиясе белән таныштырды, «Тынгысыз Илһам даһие» китап күргәзмәсенә күзәтү ясады һәм аның шигырьләре буенча видеороликлар әзерләгән иде.
Тихоново урта мәктәбе укучылары «Смерть поэта», «Утес», «Молитва», «Кавказ», «Осень», «Бородино», «Парус» шигырьләрен укыдылар һәм тыңладылар.
Аларга шулай ук Лермонтов һәм Мартынов дуэльларының видеоролигы да күрсәтелде.
Бу иҗади кичәне без бөек рус шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтовка багышлыйбыз. Аның 400 гә якын шигыре, 25 поэмасы, 5 драмасы һәм 7 повесте бар. Ул Пятигорск янындагы дуэльдә яшь килеш һәлак булды. Тулы булмаган 27 ел – ул бик аз…