"Оныклар күзлегеннән"

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

1 октябрь - Өлкәннәр көне. Юкка гына ул көз көне, яфраклар коелганда, табигатьтә тынлык хөкем сөргәндә үтмидер. Нәкъ шушы көнне Татар Чаллысы мәдәният йортында бәйрәм концерты булды. Мәдәният йортының иҗат коллективы, иң яшь артистлар, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары тантанада катнашучылар өчен “Оныклар күзлегеннән” исемле театральләштерелгән программа әзерләгәннәр. Бәйрәм рухы беркемне дә битараф калдырмады. Барысы да проблемалар турында онытып, күңел биреп, бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International