
1 октябрь көнне 1 нче мәктәптә педагогик хезмәт ветераннары белән очрашу узды. Очрашу Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган иде. Ветераннар өчен мәктәп укучылары көче белән концерт әзерләнгән иде. Шулай ук чәй табыны да оештырылды. Педагоглар хезмәттәшләре белән аралашты, зур педагогик тәҗрибә белән уртаклаштылар. Концерттан соң кунаклар өчен мәктәп буйлап экскурсия оештырылды.
