Татарстан Республикасында Мәдәният министрлыгы кысаларында эшләп килүче “Укучының мәдәни көндәлеге” проектын башкару өчен Бәзәкә авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәният турында сөйләшәбез” дигән әңгәмә үткәрде.
"Укучының мәдәни көндәлеге" балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындыру, укучыларны һәм олыларны рухи яктан баету максатын күздә тота. Әңгәмә барышында китапханәче Татарстанның башкаласы Казан һәм башка шәһәрләре, истәлекле урыннары, музей һәм театрлары, танылган шәхесләре, гомумән мәдәнияте турында сөйләде, көндәлекне тутыру кагыйдәләрен өйрәтте, бу эшне әти-әниләр беләнбашкаруның уңышлы булуы турында ассызыклап әйтте. Балалар үзләре барган шәһәрләр һәм катнашкан мәдәни чаралар турында сөйләделәр, туган якка багышланган шигырьләр укыдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)