
Өлкәннәр көнендә «Сатори» яшүсмерләр-яшьләр клубы активистлары Снежана Дәүләтбаева һәм Регина Журина сугыш ветераны Александр Попов янында кунакта булдылар.
Александр Иванович әңгәмәдә сугыш хатирәләре белән уртаклашты, шулай ук кызларга дустанә мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ә ветеран белән җылы селфи үз гомерләре бәрабәренә азатлык һәм тыныч күк йөзе яклаган кешеләр турында искә төшереп торсын.