Тойгуҗада Өлкәннәр көне

2019 елның 4 октябре, җомга

2 нче октябрьдә Тойгуҗа авылы мәдәният йортында Өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр. Чөнки өлкәннәр көне – чиста, саф һәм якты бәйрәм, әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз бәйрәме.

     Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина һәм Тойгуҗа авыл җирлеге башлыгы Рафит Сафин изге теләкләр белән чыгыш ясадылар.

 Чараны алып баручы авыл мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара һәр кешедән өстәл артында кыскача гына үзләре турында сөйләвен, иң мөһиме - алар нәрсәгә ирешүләрен сорады.

        Бәйрәм дәвамында өлкән буын яшьләр белән тәҗрибә уртаклашып, озын һәм кызыклы тормыш кичергән кешеләрнең йөрәк җылысы өчен ихлас рәхмәт сүзләрен ишеттеләр. Роберт Нәбиуллин барысын да үзенең җырлары һәм искиткеч шигырьләре белән шатландырды, ә безнең яшь, гүзәл Вера һәм Валерия шигырьләр әзерләгән иде.

   Тойгуҗа авыл җирлеге башлыгы Сафин Рафитка һәм Тойгуҗа авылы китапханәчесе Сафина Александрга - бу бәйрәмнең иганәчеләренә рәхмәт белдерәбез! Рәхмәт сезгә, игелекегез өчен зур рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International