Менделеевск районы Башлыгы В. С. Чершинцевның Укытучылар көне белән котлавы

2019 елның 4 октябре, җомга

Хөрмәтле укытучылар, өстәмә белем бирү педагоглары, педагогик хезмәт ветераннары! Сезне искиткеч бәйрәм – Укытучылар көне белән котлыйм!

Укучылар язмышы, илнең иртәгесе көне нәкъ менә Укытучыдан, аның һөнәри һәм кешелек сыйфатларыннан тора. Сез балаларга үзләренең киләчәкләрен билгеләргә, тормыш юлын сайларга ярдәм итәсез. 

Сезнең хезмәтегез һәрвакыт иң җаваплы, хөрмәтле һәм игелекле нәрсәләрнең берсе булды һәм шулай булып кала да.

Кадерле укытучылар, сезгә һөнәри бурычыгызга тугры калуыгыз, көн саен балаларга бүләк иткән күңел җылыгыз өчен ихлас рәхмәт  сүзләрен җиткерәм. Чын күңелдән котлыйм һәм яңа үрләргә ирешүегезне, бетмәс-төкәнмәс илһам, сәламәтлек һәм гади кеше бәхете телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International