5 октябрьдә ил педагоглары һөнәри бәйрәм - Укытучылар көнен билгеләп үтәчәк. Тихоново авыл китапханәсендә мәктәп укучылары яраткан остазлары өчен алдан ук бүләкләр һәм котлау сүзләре әзерләргә тырышалар. Бу укытучыларга үз кулларың белән ясалган бүләк алып килергә менә дигән форсат. Алар креативлык күрсәтергә, педагогларны үзенчәлекле бүләк белән гаҗәпләндерергә тырышалар.