(1).jpg)
4 октябрь көнне Татар Чаллысы авыл китапханәсендә Бөтендөнья хайваннарны яклау көненә багышланган «Хайваннар – китап геройлары» дип исемләнгән әдәби уен узды.
Хайваннарны яклау көнендә дөньяның төрле илләрендә акцияләр һәм кече туганнарыбызны яклау чаралары үткәрелә. Укучылар үзләрендә, шулай ук кыргый табигатьтә яшәүчеләргә карата сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турындагы әңгәмәгә актив кушылдылар. Уен китап битләрендә яшәүче хайваннарга багышланган иде. Бу - реаль персонажлар да, уйлап чыгарылган әкияти персонажлар да. Балалар «Хайваннар турында табышмаклар», «Иске танышлар», «Әкият галереясы», «Блицтурнир» кебек төрле конкурслар барышында үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Чара ахырында китапханәче «Хайваннар – китап геройлары» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
(1).jpg)
(1).jpg)