Бәйрәмне зирәк яшь турындагы шигырьләр белән Виктор Никифоров ачты.
Аннан соң тармакның иң борынгы химия предприятиесе вәкилләренә җылы сүзләрне район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, акционерлык җәмгыяте генераль директоры Дамир Шәмси җиткерде. Алар өчен туган заводта иҗтимагый эш турында профсоюз комитеты рәисе Рөстәм Борһанов сөйләде. Район һәм завод ветераннары советы рәисләре Любовь Сорокина һәм Татьяна Митшина килүчеләргә сәламәтлек, иминлек, бәхет, мәхәббәт һәм хөрмәт теләде. Чәйдә катнашкан җитмеш кешенең һәркайсы бер елдан соң шул ук урында, шул ук сәгатьтә коллегалары белән очрашырга тантаналы вәгъдә итте. Ветераннар фикеренчә, быелгы сезонда рәтләре шактый яңарган һәм яшәргән, очрашу, администрация һәм завод профсоюз комитеты ярдәмендә, булачак уртак чаралар өчен яхшы нигез булды.
(1).jpg)
(1).jpg)