Үзәк китапханәдә мәдәни-күңел ачу программасы

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Өлкәннәр айлыгы кысаларында 4 октябрь көнне Үзәк китапханә уку залында үз укучыларын җыйды. Үткәннәрне искә алып, китаплар турында сөйләштеләр, уеннар уйнадылар. 40, 50, 60 нчы еллардагы Иске җырлар сөйләшү өчен тагын бер тема булып торды. Нигездә кызлар җыр өчен дәфтәрләр башлаганнар. Анда ул вакытта популяр, яки сирәк булган яңа җырларны язганнар. Җыр дәфтәрләрен бизәү зур әһәмияткә ия - анда рәсемнәр һәм теләкләр, шигырьләр һәм кисәтүләр язылган. Кунаклар Руслан Аничкин һәм Данияр Кәбировның бард-җырлардан торган бүләге белән гаҗәпләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International