Үз заманы Герое

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

2019 елда күренекле рус шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 205 ел тулу билгеләп үтелә. Шул уңайдан Илнәт авыл китапханәсендә «үз заманы Герое»дип исемләнгән әдәби сәгать узды.

Чараның максаты-укучылар арасында М.Ю. Лермонтовның тормыш һәм иҗатын өйрәнү һәм популярлаштыру, рус шагыйре турында тарихи-мәдәни истәлекләрне саклау, тарихка мәхәббәт тәрбияләү, иҗади элемтәләрне киңәйтү һәм ныгыту. Китапханәгә килүчеләр М.Ю. Лермонтовның күргәзмәдә тәкъдим ителгән әсәрләре белән таныша алдылар. Балалар шигырьләр һәм поэмалар юлларын искә төшерделәр, шагыйрьнең яраткан әсәрләре турында тәэсирләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International