(1).jpg)
Илнәт авыл китапханәсендә Н.Островскийның тууына 115 ел тулу уңаеннан «Николай Островскийның батырлыгы» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде.
Китапханәче Николай Островскийның тормыш юлы һәм иҗаты, аның батырлыгы һәм язучының бөтен гомерен нык үткән авырлыклар һәм бәла-казалар турында сөйләде. Сәгать барышында китап күргәзмәсе белән таныштылар, әсәрләреннән өзекләр укыдылар.