6 октябрь көнне Сәйтәк авылы клубында Укытучылар көненә багышланган “Белем иленә сәяхәт” дип исемләнгән танып белү сәгате булды. Кичә башлангыч сыйныф укучылары өчен әзерләнде.. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. белән балалар белем алырга теләгән әкияти Мөгезле атны( единорог) мәктәптә укыла торган фәннәр белән таныштырдылар.. Бергәләшеп ана теле, музыка, тирә-якны өйрәнү, физкультура ,математика дәресләрендә булдылар. Бирелгән биремнәрне үтәп, һәр фән буенча үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Бергәләшеп укытучылар , мәктәп турында җырлар тыңладылар. Шулай ук үзләренең мәктәп тормышлары, ничек укулары белән уртаклаштылар.Бәйрәм көнендә һәрберсе укытучыларын котлауларын әйтеп киттеләр. Кечкенә Радмилага әкият тә укыдылар.Кичә бик күңелле, шул ук вакытта кызыклы да узды.