Тәкәш авылының хөрмәтле укытучысы

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

5 октябрь  көнне Тәкәш авылы клубы мөдире Мусина А.З. бер төркем авылдашлары белән авылның хөрмәтле укытучысы Тимеркаева Флера апаны  һөнәри бәйрәме -Укытучылар көне белән котлап үттеләр. Флера апа гомере буе балаларга белем биргән. Бәйрәм көнендә үзенең укучылары котларга килуе аның өчен көтелмәгән куаныч булды.Галиева И. котлауны шигырь  юллары аша җиткереп, җыр бүләк итте.Бергәләшеп  фотосурәтләргә карап мәктәп елларын искә төшерделәр. Олы яшьтә булса да, Флера апа  да кунаклар  белән  укытучы булып эшләү дәверендәге бик күп хәтирәләре белән уртаклашты.Чәчәк бәйләменә, кучтәнәчләргә  һәм  зурлап искә алуларына рәхмәтләрен җиткерде.Котлаулар чәй өстәле артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International