Нәниләргә әкиятле сәгать

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Нәниләрдә китапларга мәхәббәт тәрбияләү максатында ел дәвамында кычкырып укуларны максат итеп куйган китапхәнәче Ф.Башарова янә “Ләйсән” балалар бакчасына килде.

Бүген ул рус язучысы В.Сутеевның “Сказки” китабын һәм татар халык әкияте “Камыр батыр”ны укыды. Шулай ук кечкенәләр китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштылар, соңыннан бергәләп ачык күңелле, аралашучан, ярдәмчел дуңгыз малае Чуня турында мультфильм карадылар. Укыган әкиятләр дә, мультфильм да  нәниләргә бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International