Безнең сөйкемле әбиебез белән янәшә утырырга бик рәхәт!

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр көне - ул зирәклек, игелек һәм хөрмәт көне! Бу бәйрәм өлкән буынның безнең мәхәббәткә, кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ булуын тагын бер кат аңларга ярдәм итә. Өлкәннәр айлыгы кысаларында балалар китапханәсе хезмәткәрләре яшь китап укучыларның әбиләре белән «Безнең сөйкемле әбиебез белән янәшә утырырга бик рәхәт!» дип исемләнгән очрашу үткәрделәр.

Балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Марготнова И.А. аларга җылы котлау сүзләрен җиткерде. Аннары әбиләр үзләренең оныклары белән бергә "Таныштырырга рөхсәт итегез", "Мин әбиемне беләмме?", "Җитез куллар эч пошуны белми " һ.б. уеннар уйнадылар. Уен барышында барлык катнашучыларга да чын бәйрәм кәефе тулдылар. Очрашу чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International