Балалар язучысы Р. Бәшәрнең 70 еллыгына

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

8 октябрь көнне Песәй авыл китапханәсендә укучыларга балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәрнең тууына 70 ел тулу уңаеннан “Сезнең өчен яшим җан атып” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Бүгенге көндә Рәшит Бәшәрнең балалар һәм үсмерләр өчен 15 китабы бар. Бу китаплар балаларда хайваннарга, табигатькә мәхәббәт тәрбияли. Балалар кызыксынып «Нәни кунаклар», «Былбыл оясы», «Йолдызлы тай», «Ачык капка» китапларын карадылар. Шигырь өзекләре укылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International