(1).jpg)
(1).jpg)
8 октябрь көнне «Укучының мәдәни көндәлеге» проектын тормышка ашыру кысаларында Тат. Чаллысы авыл китапханәсендә «Татарстанның мәдәният баскычлары буйлап» - мәдәният дәресе үткәрелде. Укучыларны Татарстанның милли-мәдәни традицияләренә, аның гореф-гадәтләренә һәм бәйрәмнәренә җәлеп итү, шулай ук кече Ватаныбызның истәлекле урыннары белән танышу Татарстан Республикасы турында видеоролик күрсәтү белән башланып китте. Виртуаль сәяхәт Казанның гына түгел, Алабуганың танылган тарихи мирас объектлары буенча да узды. Балалар интерактив уен, Г.Тукайның «Шүрәле»әкияте буенча сорауларга җиңел генә җавап бирделәр. Чара ахырында һәр укучы бүләккә көндәлек алды, аның буенча, аны тутыру буенча тулырак мәгълүмат бирелде. Һәр катнашучы бала Мәдәни кеше булу өчен тарих, мәдәният һәм сәнгать белән өзлексез әңгәмә корырга кирәклеген аңлады.