
Район башлыгы Валерий Чершинцев Чаллы шәһәренең Орган залында машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чарада катнаша. Биредә үк «КАМАЗ»ның 50 еллык юбилеен билгеләп үтәләр.
Шулай ук, бу көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда КАМАЗ ның беренче генераль директоры Лев Васильевка бюст ачты. Бронза скульптураны «КАМАЗ» ГАҖ генераль дирекциясе бинасы каршында урнаштырдылар. Бюстның авторы - Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Факил Гайфетдинов.