Еллар безгә бәла түгел

2019 елның 11 октябре, җомга

Өлкәннәр көне-өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, зур тормыш тәҗрибәсе, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән хөрмәт белдерү һәм җылы рәхмәт сүзләре әйтү мөмкинлеге ул.

09.10.19 г. "Өмет Яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре,"Максимум" мәктәп үзидарәсе Советы һәм тискәре күренешләрне профилактикалау отряды катнашучылары белән берлектә "Саулык "социаль ярдәм үзәге"ндә тернәкләнү узучы өлкәннәрне котладылар.

Чараның максаты - балаларга әдәплелек, өлкән буынга хөрмәт кебек мөһим шәхси сыйфатларны тәрбияләү.

Үзәк хезмәткәрләре һәм балалар ял итүчеләрне котладылар һәм «Икенче яшьлек» исеме астында кызыклы сәхнәләштерү уйнаттылар. Балалар инсценировкага бик җаваплы карадылар: костюмнар, аксессуарлар җыйдылар, атрибутлар әзерләделәр, репетиция ясадылар.

 Барлык катнашучылар да бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар, проблемалар турында оныттылар һәм күңелле ял иттеләр. Барысы да күтәренке кәеф, елмаю  белән таралыштылар. Чараны оештыручылар катнашучыларга иң мөһиме: игътибар һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр, озак елларга ныклы сәламәтлек, якын кешеләрнең җылысын һәм мәхәббәтен тоеп яшәүләрен, бәхет һәм иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International