
Тойгуҗада мәдәният йорты директоры фельдшер һәм авыл халкы белән очрашу оештырды, анда Гөлсинә Кудрина "Грипп һәм ОРВИ профилактикасы" темасына сөйләде.
Катнашучыларның барысы да бик күп киңәшләр һәм кызыклы фактлар белделәр. Тыңлаучылар шулай ук өйләрендәге алоэ, каланхоэ, хәтта герань кебек гөлләрнең дә дару үләннәре булуы турында белделәр.