Менделеевскта ветераннарның "Көзге бал" бәйрәме узды

2019 елның 11 октябре, җомга

С.Гассар исемендәге мәдәният сарае залында шәһәрнең 80гә якын ветеранын" Көзге бал" җыйды. 

Иҗади очрашу өлкән буынга яшьлек чорында әйләнеп кайтырга, рәхәтләнеп биергә һәм күңел ачарга мөмкинлек бирде.  Ир-атлар элегант костюмнардан, ә хатын-кызлар матур күлмәкләрдән килгән иде.  Өлкән кешеләр, әйтерсең лә, үзләреннән дистәләгән елларын ташлаганнар иде...

Бәйрәмгә районның үсешенә һәм чәчәк атуына зур өлеш керткән өлкән яшьтәге менделеевлылар чакырылган иде.

Тантана сәбәпчеләренә сәламләү сүзе белән район башлыгы Валерий Чершинцев, Ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина мөрәҗәгать иттеләр, нык сәламәтлек һәм озын гомер, рухи күтәренкелек теләделәр. 

Аннан соң "Көзге бал" мәдәни-күңел ачу программасы белән дәвам итте. Ветераннар вальс биеделәр. Авыл җирлекләре башлыклары, гомуми белем бирү учреждениеләре директорлары сөйкемле ханымнарны биюгә чакырдылар. Чара фуршет белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International