Яраткан китапларны кычкырып уку

2019 елның 11 октябре, җомга

10 октябрь көнне «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Сәйтәк китапханәсендә кунакта булдылар. Китапханәче Данилова Е.И. алар өчен кычкырып уку үткәрде.

Балалар зур игътибар һәм кызыксыну белән барысына да балачактан таныш булган «Шалкан», «Маша һәм Аю» әкиятләрен тыңладылар һәм бик теләп яңа китаплар белән таныштылар. Чара ахырында балалар матур китаплар сайладылар, аларны тәрбияче Ефимова Л.М. кычкырып укыды. Аның максаты -  укыганны ишетү һәм аңлау, китапка карата кызыксыну һәм мәхәббәт уяту иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International