Сәйтәктә авылы клубында Ипи көне

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

 

11 нче октябрь  көнне Сәйтәк авылы “Керәшен җорты “ музей бүлмәсендә “Икмәк-тормыш нигезе” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды.Кичә октябрь аенда билгеләп үтелә торган Бөтен дөнья ипи көне уңаеннан уздырылды.  Кичәнең кунаклары авылдашлары белән Тәкәш авылы клубы мөдире Мусина А.З булды. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. кунакларны ипи белән каршы алып, бәйрәм тарихы белән таныштырды. Музей бүлмәсендә авыл хуҗалыгы белән  бәйле булган экспонатлар турында сөйләде. Җирле шагыйрьләр Егор Уткин һәм Марсель Гыймазетдиновның шигырьләре кычкырып  укылды. Бергәләшеп җиргә, игенчегә багышланган җырлар җырланды. Кичә чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International