Менделеевскта "Спорт аллеясы" ачылды

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

"Спорт аллеясы" сәламәт яшәү рәвеше яратучылар өчен менә дигән бүләк булды. Район башлыгы Валерий Чершинцев билгеләп үткәнчә, шәһәр халкының заманча тренажерларда күнегүләр башкарырга, йөгерергә, скандинавия йөреше белән шөгыльләнергә мөмкин булган бик яхшы урын барлыкка килде.- Менделеевлылар хәзер саф һавада спорт белән даими шөгыльләнә ала. Иң мөһиме, тренажерлар өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә ачык, - дип ассызыклады Валерий Сергеевич. Аллеяда барлык мускулларның төркемнәре өчен 12 тренажер, йөгерү юлы, керү аркасы, яктырту урнаштырылган. «Спорт аллеясы» ачылган көнне шәһәрлеләр бик теләп тренажерларны сынап карадылар , ТҖҮ актив халкына скандинавия йөреше өчен таяклар тапшырдылар, дөрес техника күрсәттеләр. Мәктәп укучылары йөгерештә катнашты. В.Чершинцев менделеевлыларны спорт белән активрак шөгыльләнергә, үз сәламәтлегеңне күзәтергә, тренажерларны сакларга һәм ватмаска чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International