Бәйрәм чарасы 3 нче мәктәптә бәйрәм өстәле артында узды. «Химик» ТИҮ активистлары бәйрәм атмосферасына чуму, уңай хис-кичерешләр алу өчен җыелды. Район башлыгы Валерий Чершинцев сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул өлкән буынга район үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре һәм актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерде, җыелучыларга нык сәламәтлек, иминлек, тыныч күк йөзе теләде. Котлауларга ветераннар Советы һәм «Химик» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисләре Любовь Сорокина һәм Әлфия Талыпова да кушылды. Солистлар Клара Галләмова, Асия Кадыйрова, Галина Богданова, Любовь Кочетова (3 нче мәктәп хезмәткәре) дәртле бию һәм искиткеч шигырьләр белән сөендерделәр.
