Тойгуҗа "Дорешкәй" театр коллективы

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Сезнең игътибарга Тойгуҗа авылы мәдәният йорты директоры Гөлнара Гайфетдинова җитәкчелегендәге "Дорешкәй" театр коллективын тәкъдим итәбез. Ул Тойгуҗа авылында Дореш  елгасы хөрмәтенә шулай аталды.

  12 нче октябрьдә Тойгуҗа мәдәният йортының «Дорешкәй» театр коллективы иҗади визит белән Турай авылына барды. Аларны тулы зал тамашачылар каршы алды, театр коллективы "Сынган беләзек" спектаклендә үз рольләрен бик яхшы уйнады һәм спектакль тәмамланганнан соң тамашачылар аягүрә алкышладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International