

12 октябрь көнне Ижевка авыл мәдәният йорты иҗат коллективы "Ижминводы" шифаханәсендә ял итүчеләр өчен "Көзге утырулар - Аулак өй" уздырдылар. Л. Водопьянова, Е. Тасасова һәм Р. Гыйзәтуллина мавыктыргыч һәм кызыклы формада уеннар, әйлән-бәйлән, көз турында әйтемнәрне белүгә конкурслар үткәрделәр. Ял итүчеләр зур теләк белән әйлән-бәйлән, бию, такмаклар әйтү конкурсларында бик теләп катнаштылар. Барысы да күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алдылар.