Менделеевскта «Агач утырт» акциясе узды, ул шәһәрне яшелләндерүгә һәм төзекләндерүгә яңа импульс бирәчәк. Акциягә район башлыгы Валерий Чершинцев кушылды. Активистлар шәһәрнең яшеллек территорияләрендә 700дән артык агач утырттылар.
Муниципалитет, предприятие, оешма һәм учреждение хезмәткәрләре, ТҖҮ халкы һәм башка актив менделеевлылар тырышып, табигатькә мәхәббәт белән лункалар казыдылар, ә аннан соң анда агачлар утырттылар. Чоловский, Химиклар,Тукай һәм Нефтьчеләр урамнары буйлап экоактивистлар миләш һәм юкә үсентеләре утырттылар – барлыгы 700 дән артык агач. Һәркем чын күңелдән тырышты, үз җылысының бер өлешен игелекле эшкә – Яраткан шәһәрне яшелләндерүгә кертте.