"Яраткан әкиятләр" әдәби викторинасы

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

14 октябрь көнне Монай авылының «Тургай» балалар бакчасында Монай авылы китапханәчесе балалар өчен «Яраткан әкиятләр» дип исемләнгән әдәби викторина үткәрде. Балалар тылсымлы әкият дөньясына кереп китеп, слайдларда күргән әкият геройларын бик тиз һәм җиңел искә төшерделәр.  Максат: балалар хәтеренә әкиятләр беркетү, аларны цитаталар аша белергә, эчтәлекне һәм төп геройларны белергә, китапка мәхәббәт тәрбияләргә, зирәклекне, хәтерне һәм логик фикерләүне үстерергә өйрәтү иде. Презентация бик җанлы узды, балалар зур кызыксыну белән табышмакларга җавап бирделәр. Материалны «Өй иясе Кузя» мультфильмын карау белән ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International