Марат Җәббаров: безнең бурыч – кызыксынган фермерларга тапшыру юлы белән файдаланылмый торган җирләрне авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертү

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

11 октябрьдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Росреестрның ТР буенча идарәсе һәм ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе белән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге файдаланылмый торган җирләрне әйләнешкә кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе белән берлектә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге файдаланылмый торган җирләрне авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертү буенча нәтиҗәле эш алып барыла. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов сөйләде. Шулай ук ул хәбәр иткәнчә, 2019 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белән берлектә Россельхознадзорның Татарстан Республикасы Идарәсе тарафыннан файдаланылмый торган җир кишәрлекләренә күчмә тикшерүләр уздырылган, аларны карау барышында 33,4 мең га файдаланылмый торган җирләр ачыкланган. Күзәтчелек чаралары барышында 2,5 мең әйләнешкә кертелгән. га административ җаваплылыкка 49 җир законнарын бозучы тартылган, 2,375 млн. сумлык административ штраф салынган. Җир салымын арттыру өчен Федераль салым хезмәтенә мәгълүмат җибәрелде.

Очрашу барышында яклар, шулай ук, авыл хуҗалыгы объектларын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар, аларны киләчәктә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тапшыру максаты белән.

 

Эш киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча файдаланылмый торган җирләрнең милекчеләре белән аларны кызыксынган крестьян (фермер) хуҗалыкларына алга таба авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертеп тапшыру мөмкинлеген эшкәртү турында Карар кабул ителде. Бу эш һәр районның башкарма комитетлары тарафыннан файдаланылмый торган барлык авыл хуҗалыгы җирләре буенча башкарылачак. Һәр квартал нәтиҗәләре буенча эшкә йомгак ясау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International