
Менделеевскка эш сәфәре барышында Әлфия Гомәр кызы “Менделеевск яңалыклары” газетасы редакциясендә булды, укучылар белән аралашты һәм аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә язылу бүләк итте.− Шәһәр һәм Район вакыйгалары турында «Менделеевск яңалыклары» ннан бик күп беләм һәм газетага ун кешене шатланып яздырдым, - дип хәбәр итте А.Когогина. - Коллектив заман белән бергә атлый. Басманың электрон версиясе, үз сайты, социаль челтәрләре бар һәм хәзер соңгы яңалыклар турында смартфон ярдәмендә «барышлый» белеп була. Бу бик тиз һәм бик уңайлы. Ул укучылар белән күңелле шартларда әңгәмә корды, Менделеевскта гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде, проблемалы мәсьәләләр, шәһәрдәге уңай үзгәрешләр турында сорады һәм барысына да җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде.