
Юбиляр адресына бик күп теләкләр яңгырады.Юбилей көнендә Зәйнәп Шәмсимөхәммәт кызын шәһәр хуҗалыгы, торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча җитәкче урынбасары Сергей Метальников, ветераннар Советы һәм «Карповец» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисләре Любовь Сорокина һәм Гөлсинә Заһретдинова, шәхси состав белән эшләү бүлеге начальнигының ярдәмчесе, эчке хезмәт майоры Андрей Синьков һәм башкалар котлады.З.Шәихова 17 яшеннән Л. Карпов исемендәге химия заводында эшли. Гидрат цехында һәм УКБДА аппаратчы булып эшли һәм пенсиягә чыккач та эшләвен дәвам итә. Ринат, Рөстәм, игезәкләр Люция һәм Лилия тәрбияләп үстергән, барысы да лаеклы кешеләр булып үскәннәр.Әмма, кызганычка каршы, язмыш аның өчен авыр сынаулар әзерләгән. 26 ел элек хезмәт вазыйфаларын үтәгән вакытта Батырлык ордены белән бүләкләнгән улы Ринат, милиционер һәлак була.