Тойгуҗа авылында рәссам көне

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

13 нче октябрьдә Тойгуҗа авылында рәссам көне үткәрелде. Сынлы сәнгать-милли мәдәниятнең бер өлеше, ул кешенең эчке дөньясын баетучы барлык гадәти әйберләргә яңача карарга мөмкинлек бирә.  Өлкәннәр балалар белән бергә "рус рәссамнарының картиналары" дигән МЕМО өстәл уенын уйнадылар, анда истә калдырырга һәм картиналар төшерелгән ике бертөсле карточканы алырга кирәк иде. Шулай итеп, барысы бергә картиналарны өйрәнделәр. Авыл мәдәният йорты директоры Гөлнара Гайфетдинова кайбер картиналар, пейзажның натюрморттан аерылуы турында сөйләде, баланың әлеге картинаны нинди яшьтә ясавын әйттеләр.  Ә аннан соң чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International