15 октябрь көнне «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көннәре» акциясе кысаларында Ижевка урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары китапханәче Останина И.М.белән берлектә әдәбият укытучысы Хөрматуллина Л.Н. «Тынгысыз Илһам даһие» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.
Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләү презентация белән үрелеп барды. Балалар Лермонтовның «Җилкән», «Шагыйрь үлеме», «Утес», «Бородино» шигырьләрен дулкынланып укыдылар. Китапханәче Бөек шагыйрьнең иҗатына багышланган китапларга күзәтү үткәрде.