Икмәк-барысының да башы. Бу-Ватаныбызның символы, аның байлыгы һәм иминлеге символы. 16 октябрь көнне, Халыкара икмәк көнендә, туган якны өйрәнү музееның «икмәк артеле» һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында, Үзәк китапханә "Исемең изге булсын, Икмәк!" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.Шәһәр мәктәпләре укучылары фәнни-танып-белү һәм сәнгать китаплары белән таныштылар.
Мәдәният йорты сәхнәсендә. икмәк тарихы буенча мәгълүмати-уен программасы узды. Биредә балалар икмәкнең ни өчен икмәк дип аталуын, борынгы заманнарда нинди булганын, нинди инструментлар ярдәмендә ясалганын белделәр, ә табышмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәр шулай ук бу чарага үз өлешләрен керттеләр.
(1).jpg)
(1).jpg)