"Лермонтов - шагыйрь, язучы, драматург" әдәби сәгате

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

16 октябрь көнне Песәй авыл китапханәсендә М.Ю. Лермонтовның 205 еллыгына багышланган «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» Халыкара акциясе кысаларында «Лермонтов - шагыйрь, язучы, драматург»дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.

Китапханәдә "Шагыйрь турында тере хәтер" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, М.Ю. Лермонтовның фаҗигале язмышы турында кызыклы фактлар белделәр. Әдәби сәгать барышында аның «Бородино», «Җилкән», «Көз», «Утес» әсәрләре укылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International