Менделеевлы Марат Зарипов Мюнхен марафонында

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Иҗтимагый совет рәисе Марат Зарипов Германиядә йөгерү буенча 34 нче марафонда катнаша. 

Мюнхен марафоны - ул ел саен уздырыла торган йөгерү бәйрәме, анда барлык теләүчеләр катнаша. Дистанциянең озынлыгы - 42 километр. Мюнхенда беренче марафон ярышы 1983 елда узды.

Менделеевсктан килгән катнашучы үз тәэсирләре белән уртаклашты:

«Бу әзерлек, көч һәм энергия таләп итә торган гади дистанция түгел. Әмма мин бары тик уңай эмоцияләр һәм яңа тәэсирләр генә алдым».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International