Укучыга кабул итү

2019 елның 18 октябре, җомга

17 октябрь көнне урта мәктәпнең I-сыйныф укучылары җитәкчеләре Г.Нуретдинова белән Бәзәкә китапханәсенә килделәр. Китапханәче Ф.Башарова китапханә белән таныштыру өчен библиографик дәрес үткәрде.

Укучылар дәрестә китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, абонемент, китап күргәзмәләре, дәүләт символлары, балалар өченгазета-журналлар, белешмә-библиографик әдәбият белән таныштылар, әкиятләр буенча төзелгән викторина сорауларына җавап эзләделәр. Шулай да кечкенәләр өчен иң кызыклысы күләме буенча иң зур һәм иң кечкенә китапны карау булды. Чара соңында китапханәче аларга “Китапханәгә чакыру” кагәзе һәм кечкенә бүләкләр өләште. Балалар китапханәгә укучы булып язылдылар һәм үзләренә ошаган китапларны яздырып алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International