Болгар шәһәрендә ТР Дәүләт Советы Рәисе, Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә Татарстан Халыклары ассамблеясе Советының көзге күчмә утырышы узды.

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Болгар шәһәрендә ТР Дәүләт Советы Рәисе, Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә Татарстан Халыклары ассамблеясе Советының көзге күчмә утырышы узды. Чара кысаларында доклад белән ТР ФА Советы Рәисе урынбасары, ТР Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Ирек Шәрипов чыгыш ясады, ә ТФА Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров Президиум әгъзасы буларак утырышта катнашты. Утырышка Казаннан һәм Татарстанның барлык районнарыннан 150дән артык делегат, шул исәптән милләтара мөнәсәбәтләр өчен җаваплы район башлыклары урынбасарлары да килгән иде. Безнең районны Менделеевск муниципаль районы мәдәният идарәсе начальнигы Шиһапова Екатерина Владимировна һәм Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Габдрахманова Фирүзә Ильяс кызы тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International