Татарстанда машина урыннары хуҗалары 2 мәртәбә артты

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, 2019 елда теркәлгән парковка урыннары саны, 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 118% ка арткан. 9 ай эчендә 976 парковка урыннарына хокук теркәлгән.

 

Белешмә: 2017 елның 1 гыйнварыннан Гражданлык кодексына (130 ст.) төзәтмәләр нигезендә, җир асты автостоянкаларында һәм күп катлы паркингларда машина урыны мөстәкыйль күчемсез милек объекты дип таныла, әгәр ул торак булмаган, аерым һәм башка биналардан изоляцияләнгән булса.     Ведомствода аңлатуларынча, 2017 елдан "машина урыны"ның рәсми статусы бар. Бу мөстәкыйль күчемсез милек объекты, аны бүләк итәргә, сатып алырга, сатарга мөмкин һ. б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International