(1).jpg)
Илнәт авыл китапханәсе Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан «Мостай Кәрим китапларын укыйбыз» төбәкара акциясенә кушылды. Акцияне оештыручы булып БР Г.Кумертау шәһәренең "үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең оештыру - методик бүлеге тора.
М. Кәримнең әсәрләре Россия һәм дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителгән. Әлеге акция кысаларында Г. Микай исемендәге Илнәт гомуми белем бирү мәктәбендә мари теле укытучысы белән мари телендә «Мари телендә аның шигырьләрен укыйбыз»дип исемләнгән шигырь укулары үткәрелде. Акциядә катнашучылар язучының биографиясе, иҗаты һәм балалар өчен мари телендәге әсәрләре белән таныштылар. «Мин — Россияле», «Каен яфрагы» һ.б. шигырьләре яңгырады.