
Казанда ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы балигъ булмаганнарының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр, алар арасында «Патриот» яшүсмерләр хәрби-патриотик клубы директоры Семен Трибой да бар иде.Ул "Ватан хакына" номинациясендә өченче урын алды.
Бәйге ике өлештән торды. Беренче өлеш «үз-үзеңне тәкъдим итү»не үз эченә алган. Визит карточкасында катнашучылар җәмәгать тәрбиячеләре институтына, тәрбияләнүчеләргә, хезмәттәшләренә, гаиләгә мөнәсәбәтләрен ачтылар, тормыш өстенлекләре турында сөйләштеләр. Икенче өлештә балигъ булмаган балаларны тернәкләндерү буенча индивидуаль авторлык программалары якланды.
Менә йомгак ясау мизгеле килеп җитте. Менделеевлы Семен Трибой «Ватан хакына» номинациясендә өченче урынны алды. «Патриот» хәрби — спорт комплексы директорына Диплом һәм истәлекле бүләк - телевизор тапшырылды.