Туган якны өйрәнү дәресе

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

2 нче мәктәптә «Минем кече Ватаным» дигән дәрестән тыш дәрес узды, анда өлкән сыйныф укучыларына «Менделеевск тарихы документларда һәм материалларда»дигән уку әсбабын тәкъдим иттеләр.Дәрестән тыш дәресне 2нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Олеся Миронова үткәрде. Туган як тарихы дәресен муниципалитет, мәгариф идарәсе, «бистә» территориаль-иҗтимагый үзидарә вәкилләре, тарих укытучылары, туган якны өйрәнүчеләр тыңлады.Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин ассызыклап үткәнчә, бу-район тарихы буенча беренче уку әсбабы. Китап чыгару инициативасы белән район башлыгы Валерий Чершинцев чыкты. Аны оештыруга тарихчы укытучылар, КФУның Алабуга институты хезмәткәрләре үз өлешләрен кертте.

Пособие 14 бүлектән тора. Биредә шәһәрнең борынгы заманнардан алып ХХІ гасыр башына кадәр тарихы бар.Өлкән сыйныф укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, актив фикер алыштылар.

Тарих укытучысы Олеся Валерьевна, нәкъ менә туган як тарихын өйрәнү аша балаларда гражданлык, патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләргә мөмкин, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International